В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә ачык һавада мәдәни программа оештырылган.
Фото: Денис Гордийко
11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак.
12.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта барлык теләүчеләрне чаңгыда шуарга өйрәтәчәкләр.
Урицкий исемендәге паркта 15.00 сәгатьтә Казан театр училищесы студентлары тарафыннан «Озын бертуганнар» Мәскәү театры режиссерлары белән берлектә оештырылган «Кар бабайлар» спектакле башлана.
16.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта хор чыгыш ясаячак, ә «Казан» Гаилә үзәге янында һәм «Калейдоскоп» паркында «Оперение» театр студиясеннән урам спектакле күрсәтеләчәк.
Бүгенге көн программасы Лядской бакчасында «Кыш студиясе» музыкаль платформа-сәхнәсе чыгышы белән тәмамланачак. 17.00 сәгатьтә биредә Казан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә була.