Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 6-нчы октябрьдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 2-4 градус, көндез 12-14 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән +5 градуска кадәр, көнчыгышта - минус 5 градуска кадәр, көндез +9-дан +14 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.