Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2018, 18:01

6 июньдә Казанның “Московский” мәдәният-спорт үзәгендә “Игелекле дулкын” фестиваленең сайлап алу турлары старт ала

Валерия, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова һәм Филипп Киркоров фестивальнең игелекле ихтыяр илчеләре булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Иртәгә, 6 июньдә, Казанның “Московский” мәдәният-спорт үзәгендә “Игелекле дулкын” фестиваленең сайлап алу турлары старт ала. Фестивальдә Татарстанның башка шәһәрләрендә яшәүчеләр генә түгел, ә Уфа, Ульяновск, Самары, Чебоксар һ.б. шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашачак. Июнь дәвамында ил буйлап сайлап алу турлары үтәчәк, шулай ук тематик хәйрия акцияләре дә узачак, аларның максаты – иҗатның физик мөмкинлекләр белән генә чикләнмәвен күрсәтү.

Сәләтле балаларның һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерүгә һәм авыр тормыш шарларында калган балаларның социализацияләшүе өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән “Игелекле дулкын” фестивале балалар йортларында тәрбияләнүче, ата-ана каравыннан башка калган балаларны, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бер урында җыячак.

Бүген Казан Ратушасында үткән матбугат конференциясендә “Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе” генераль директоры Стелла Хачанянц сөйләгәнчә, сайлап алу турлары ай дәвамында үтәчәк. Сайлап алу турлары 6 һәм 7 июньдә Казанда, 27 һәм 28 июньдә Курск шәһәрендә, 4 һәм 5 июньдә Краснодарда, 20 һәм 21 июльдә Севастопольдә, 25 һәм 26 сентябрьдә Санкт-Петербургта, 10 һәм 11 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

Төбәк сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча “Игелекле дулкын” фестиваленең финал этабына катнашучылар сайлап алыначак. Катнашучылар өч төп юнәлештә сайланачак: музыка (вокал, ишарәләп җырлау һәм коралда уйнау), хореография һәм сәнгать (оригиналь жанр һәм уку).

“Зур һәм бай график планлаштырдык. Барлык шәһәрләрдә дә безне бик көтәләр, бу шәһәрләргә якын-тирә төбәкләрдән дә киләчәкләрен беләбез”, - диде Стелла Хачанянц. Ул билгеләп үткәнчә, һәр шәһәрдә сайлап алу турыннан тыш, мастер-класслар, педагоглар, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар оештырылачак.

Моннан кала, төбәк сайлап алу турлары вакытында фестивальнең игелекле ихтыяр илчеләре Валерия, Сергей Лазарев, Юлиана Караулова һәм Филипп Киркоров белән очрашулар үтәчәк. Аларга башка артистларның кушылуы да көтелә.

Фестивальдә җиңүчеләр саны алдан билгеле түгел – Стелла Хачанянц билгеләп үткәнчә, призлы урыннардан кала, һәр юнәлештә өстәмә номинацияләр каралачак. “Бу бәйге түгел, ә фестиваль, безнең бурычыбыз – балаларга дуслар табарга, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга, сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итү”, - дип ассызыклады ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, Казанның эшен күрше төбәкләрнең эре шәһәрләре хуплады, алар да Татарстан башкаласына үзләренең сәләтле балаларын җибәрәчәк. “Безнең бурыч – оештыру комитеты белән бергә проект эчтәлегенә акцент ясау. Ил буйлап балаларга уникаль фестивальдә катнашу мөмкинлеге булуны җиткерергә кирәк”, - диде Д.Фәттахов.

Фестивальнең финал этабы гала-концерт белән тәмамланачак. Ул Казанда 30 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. Анда “Игелекле дулкын” фестиваленең төбәк турларында җиңүчеләр Россия эстрадасы йолдызлары белән чыгыш ясаячак.

Искәртергә кирәк, бүген Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле Дулкынга” старт бирделәр. Алар гомумроссия фестиваль хәрәкәтенең Попечительлек советының составын расладылар һәм “Игелекле дулкын” фестиваленең төбәк турларын уздыру графигына кул куйдалар.

Фоторепортаж
"Игелекле дулкын" фестиваленең сайлап алу этабы старт алды, 05.06.2018
Видеорепортаж
05.06.2018 17:29
Илсур Метшин һәм Игорь Крутой “Игелекле Дулкынга” старт бирделәр
Барлык яңалыклар