Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 6-нчы июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Төнлә минималь һава температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк, көндез – 25-тән 27 градуска кадәр җылы. Көндез яңгыр, урыны белән яшен булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. 6-нчы июньдә төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен фаразлана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Минималь һава температурасы төнлә 10-15 градус җылы булачак. Көндез максималь һава температурасы 23-тән 28 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.