Эш эзләүчеләргә шәһәрнең дүрт предприятиесе вакансияләр тәкъдим итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). 6 декабрь көнне Казанның Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакансияләр ярминкәсе узачак. Чарада шәһәрнең дүрт предприятиесе вәкилләре катнашачак: "КазХимНИИ" АҖ, "УспехУпак" ҖЧҖ, "Росгосстрах" ИК ААҖ Татарстан Республикасында "Советское" агентлыгы филиалы ( Казан), "Таттелеком" ААҖ.
Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: иминият агенты, тәҗрибә җитештерү җайланмасын урнаштыручы, дизайнер, тәэмин итү буенча инженер, менеджер, контакт үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, срогы чыккан бурычлар белән эшләү операторы, абонентларны тотып тору төркеме операторы, кәгазь эшләнмәләр җыючы, механик-җыю эшләре слесаре һ.б.
Ярминкә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Журналистлар ур., 13а. Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.