Якындагы тәүлектә явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 6-нчы августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, якындагы тәүлектә явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә 15-17 градус җылы, көндез 30-32 градус эссе булачак.
Тулаем алганда, республика буенча шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12-дән +17 градуска кадәр, көндез +28-дән +33 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.