В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмен уздыру белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). 6 нчы августта Татарстан башкаласында кече үлчәмле суднолар хәрәкәте өчен Казансу елгасы акваториясенең Кремль дамбасыннан Миллениум күперенә кадәр бер өлеше ябылачак. Тиешле боерык ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Бу көнне шәһәрдә традицион «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак.
Тыю 12:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак. Чикләү шулай ук спорт-җилкәнле һәм сәяхәт судноларына, шул исәптән байдарка, гидроцикллар һәм ишкәкле көймәләргә дә кагылачак. Тыю бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашачак судноларга кагылмый.