Лекцияне табиб-эндокринолог Мария Медведева үткәрәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). 6 нчы апрельдә Казанның 7 нче номерлы шәһәр поликлиникасында шикәр авыруы темасына сәламәтлек мәктәбе узачак. Чарада катнашучыларга бу диагноз белән ничек яшәргә, дөрес тукланырга, инсулин иньекциясе ясарга, канда глюкозаны үзконтрольдә тотарга өйрәнергә икәнлеге турында сөйләячәкләр.
Лекцияне табиб-эндокринолог Мария Медведева үткәрәчәк. Барлык теләүчеләрне түбәндәге адрес буенча көтәләр: Ф.Кәрим урамы, 14/67 (актлар залы, өченче кат). Башлана 13:00 дә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.