В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә юлларны эшкәртү өчен 373 тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Узган төндә Казан урамнарыннан 10 мең 960 тонна кар чыгарылган. Бозга каршы эшкәртү өчен 124,6 тонна реагент һәм 249 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 79 юл эшчесе һәм 421 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген көндез урамнарны кардан 593 юл эшчесе һәм 365 махсус техника, шул исәптән 52 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 106 үзбушаткыч, 95 фронталь төягеч һәм башка транспорт чистарта.
Көн дәвамында кар Дубравная, Зорге, Калинин, Короленко, Лена, Мөштәри, Некрасов, Петербург, Самара, Сеченов, Толстой, Фрунзе һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.