Көндезге кар чистарту эшләрендә 384 махсус техника катнаша.
Фото: Денис Гордийко
Кар Әмирхан, Бассейн, Батурин, Богатырев, Большая Красная, Бутлеров, Вишневский, Волков, Восстание, Габишев, Дежнев, Дубравная, Завод, Карбышев, Копылов, Кремль, Курчатов, Гадел Кутуй, Карл Маркс, Магистраль, Максимов, Миславский, Мөштәри, Назарбаев, Профессор Нужин, Петербург, Профсоюз, Пушкин, Рәхимов, Татарстан, Театр, Толстой, Чернышевский, Четаев, Чистай урамнарыннан, Ямашев проспектыннан, Мамадыш трактыннан һәм башка урамнар участокларыннан чыгарыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту эшләре буенча кайнар линия эшли. Район администрацияләренә дә, шул ук вакытта «Ачык Казан» сервисына да мөрәҗәгать итәргә була. Тиеш булмаган урыннарда барлыкка килгән кар өемнәре турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.