Авыручыларның 26-сы Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Татарстанда 54 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 26 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше – Лаеш һәм Тукай районнарында, берешәр кеше – Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Алабуга һәм Мөслим районнарында.
17-нче июльгә Татарстанда 23 мең 203 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 766 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 33 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 722 мең 606 кеше вакцина ясаткан, тәүлеккә үсеш – 13 мең 403 кеше. Икенче прививканы 480 мең 144 кеше алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 25 мең 116 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 933 мең 115 кеше авырган, 5 млн 322 мең 345 кеше сәламәтләнгән, 147 мең 655 кеше үлгән.