В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь). 27-нче ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартырга 53 юл эшчесе һәм 236 махсус техника, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 57 трактор щеткасы, 55 үзбушаткыч, 33 фронталь төягеч, 9 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Айдинов, Бауман, Большая Красная, Бертуган Батталовлар, Гарифьянов, Гвардия, Даурия, Короленко, Лаврентьев, Ленинград, Лена, Мәүлетов, Максимов, Межлаук, Назарбаев, Нигъмәтуллин, Павлюхин, Петербург, Сәлимҗанов, Сыртланова, Татарстан, Чистай урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү проспекты, Ямашев, Оренбург тракты һәм башка участоклардан башкарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, бозлавыкка каршы материал сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын юл кырыйларында калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.