В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 50 яңа очрагы ачыкланган, барлык пациентлар да авырулар белән элемтәдән соң авырый башлаган. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында 4 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 16 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 13 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 11 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 6 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
32 авыру Казанда яши, дүртесе - Түбән Кама районында, өчесе - Яшел Үзән районында, икешәр кеше - Яр Чаллыда һәм Нурлат районында, берәр кеше - Әтнә, Буа, Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтеш һәм Тукай районнарында.
5-нче июньгә Татарстанда 3452 СОVID-19 авыруы теркәлгән, 10 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 3235 кеше савыккан, шул исәптән 105-е - соңгы тәүлектә.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручы 8 мең 726 яңа очрак расланган. Шул рәвешле, илдә барлыгы 449 мең 834 кеше авыручыга җиткән. Аларның 212 мең 680-е савыккан, 5528 - үлгән.