Катнашучылар эстафетаны Стадион, Совет, Начальная, Правда һәм Халезов урамнары буйлап йөгереп үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 5-нче сентябрьдә Казанда 1, 9, 25, 34, 41с, 60, 88 һәм 91 номерлы автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу 5-нче сентябрьдә Дәрвишләр бистәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узуы белән бәйле.
Совет һәм Халезов урамнары буйлап йөрү өлешен ябу сәбәпле, йөгерү үткәрелү вакытында «Елга порты – Дәрвишләр торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 1-нче номерлы автобус, «Техника урамы – Дәрвишләр торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 25-нче номерлы автобус, «Ферма-2 торак массивы – Дәрвишләр торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 34-нче номерлы автобус, «Химия урамы – Дәрвишләр торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 60-нчы номерлы автобус (туры юнәлештә), «Дәрвишләр торак массивы – Әки торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 9-нчы номерлы автобус, «Дәрвишләр торак массивы – Колсәет торак массивы» буенча хәрәкәт итүче 88-нче номерлы автобус (Мир – Главная – Халезов – Парк – Мир, соңыннан – маршрут буенча), «39 квартал – «Щербаковка» буенча хәрәкәт итүче 41-нче номерлы автобус, «ЦУМ – Биектау» буенча хәрәкәт итүче 91-нче номерлы автобусларының (ике юнәлештә дә Мир – Азина урамнары буенча, аннары – маршрут буенча) хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, катнашучылар эстафетаны Стадион, Совет, Начальная, Правда һәм Халезов урамнары буйлап йөгереп үтәчәк. Старт «Ракета» стадионы янында, ә финиш Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.