В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәгә Татпотребсоюз район бүлекчәләре дә кушылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). 5-нче сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачылар көненә багышланган ярминкә узачак. Килүчеләр бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алачак.
Ярминкәдә Казан, Чаллы, Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнары җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең башка продукциясе сатылачак. Ярминкәгә шулай ук Татпотребсоюз район бүлекчәләре дә кушылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.