В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Иртәгә, 5-нче октябрьдә, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында электр уты бетеп торачак.
Шул рәвешле, 8.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр электр уты Вахитов районының түбәндәге адресларында бетереләчәк: К.Маркс ур., 76 адресы буенча урнашкан неврология бүлегенең дәвалау бинасында, Чехов ур., 2 адресы буенча котельныйда; Мәскәү - Камал урамнары чатындагы, шулай ук Мәскәү – Париж Коммунасы урамнары чатындагы светофорда, Мәскәү урамындагы Киров исемендәге бакчаның яктырту баганаларында һәм фонтанда.
8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Бутлеров ур., 21, 21а, 23, Некрасов ур., 24, 26 адреслары буенча, ә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Һ.Такташ ур., 2 адресы буенча ут бетеп торачак.
13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ут түбәндәге адресларда электр уты бетереләчәк: Сул як Болак ур., 56; Николай Столбов урамындагы паркомат; Париж Коммунасы ур.,4; Сара Садыйкова ур., 5, 61; Тукай ур., 144; Габдулла Тукай ур., 64.
14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Достоевский ур., 51, 53, 53а, 53/70 һәм Шмидт ур., 8 адресларында ут булмый.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының түбәндәге адресларында ут бетәчәк: Мәүләтов ур., 8/20, 10, 14, Бертуган Касыймовлар ур., 16, 18.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте.