В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр Казан ярыммарафоны уздырылу белән бәйле
Татарстан башкаласында 5 октябрь көнне Казан ярыммарафоны уздырылган вакытта кайбер җәмәгать транспорты маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.
43, 54 номерлы автобус маршрутлары 6:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Әмирхан проспекты – Ямашев урамы – 3 нче транспорт дамбасы – Н.Ершов урамы – Вишневский урамы – алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Вишневский урамы – Н.Ершов урамы – 3 нче транспорт дамбасы – Ямашев урамы – Әмирхан проспекты – алга таба маршрут буенча.
28, 28а номерлы автобус маршрутлары 10:00 сәгатьтән хәрәкәт итә башлый.
74, 75 номерлы автобуслар 6:30 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр «Спортның су төрләре сарае» тукталышында туктамаячак.
22, 89 номерлы автобус маршрутлары 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Ибраһимов урамы (Декабристлар урамы) – М.Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Сул як Болак урамы – Астрономия урамы – Лобачевский урамы – К.Маркс урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Ибраһимов урамы (Декабристлар урамы) һәм алга таба маршрут буенча.
2 номерлы троллейбус рейска 12:00 сәгатьтә чыгачак.
6, 29 номерлы автобус маршрутлары 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Декабристлар урамы – М.Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Сул як Болак урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Уң як Болак урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Декабристлар урамы һәм алга таба маршрут буенча.
47 номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Декабристлар урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Мәскәү урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Декабристлар урамы һәм алга таба маршрут буенча.
75 номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Чистай урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Сул як Болак урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Уң як Болак урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Чистай урамы һәм алга таба маршрут буенча.
15 номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Декабристлар урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Сул як Болак урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Уң як Болак урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Ибраһимов урамы һәм алга таба маршрут буенча.
74 номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
туры юнәлештә – Чистай урамы – Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Сәетгалиев урамы һәм алга таба маршрут буенча;
кире юнәлештә – Сәетгалиев урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Чистай урамы һәм алга таба маршрут буенча.
35 номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
Мәскәү урамы – Ташаяк урамы – Киров дамбасы – Несмелов урамы – Зур Крыловка урамы – Вахитов урамы – Декабристлар урамы һәм алга таба маршрут буенча.
35а номерлы автобус маршруты 6:30 сәгатьтән 11:30 сәгатькә кадәр түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк:
Ибраһимов урамы – М.Вахитов урамы – Зур Крыловка урамы – Несмелов урамы – Киров дамбасы – Ташаяк урамы – Мәскәү урамы һәм алга таба маршрут буенча.
Алдарак 4 һәм 5 октябрьдә Татарстан башкаласында илкүләм Казан ярыммарафоны уздырылу вакытында кайбер юл участокларында транспорт хәрәкәте чикләнүе һәм парковкалар ябык булуы хакында хәбәр ителгән иде.