В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кукмара – Каенсар юлында ремонт эшләре уздырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 5-нче октябрьдә Татарстанда шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк. Бу Кукмара – Каенсар арасындагы ремонт эшләре белән бәйле.
Бер көнгә түбәндәге поездларның хәрәкәт җәдвәле үзгәрәчәк:
6401-нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды;
6301-нче номерлы Казан – Зөя поезды;
6421-нче номерлы Сосновка – Казан поезды;
6422-нче номерлы Казан – Сосновка поезды;
6423-нче номерлы Кизнер – Казан поезды;
6424-нче номерлы Казан – Сосновка поезды;
6923-нче номерлы Кизнер – Казан поезды;
6924-нче номерлы Казан – Кизнер поезды.
Гамәлдәге җәдвәл белән аерма өчтән кырык минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, 5-нче октябрьдә ике электричканың хәрәкәт маршруты кыскара:
6420-нче номерлы Казан – Нократ Аланы шәһәр яны поезды Шәмәрдәнгә кадәр генә барачак (6:00 сәгатьтә кузгалачак, 8:24 сәгатьтә килеп җитәчәк).
6425-нче номерлы шәһәр яны поездының хәрәкәт схемасыннан Нократ Аланы –Шәмәрдән участогы төшерелеп калдырыла, шуңа күрә поезд Шәмәрдән – Казан (12:42 сәгатьтә китә, 15:20 сәгатьтә килеп җитә) маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, сайтта, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.