KZN.RU порталы Җиңү көненең төп символын җитештерүнең барлык серләрен белде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Алинә Бережная). Казанда Җиңү көненең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең иң кызган чагы – көн саен тасма җитештерү белән шөгыльләнүче «Квинт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте текстиль фабрикасында 60 мең метр озынлыкта Георгий тасмасы җитештерә. Шуннан соң Җиңүнең төп символларының берсе бөтен ил буйлап тарала. Быел предприятие 5 миллион метр Георгий тасмасын чыгарырга планлаштыра. KZN.RU аларны җитештерүнең барлык серләрен белде.
Предприятиедә станоклар бер минутка да сүндерелми – көн саен өч сменада 8-әр сәгать тукучы һәм буй саручылар Җиңү көненең төп символларының берсен тудыра. Ял итәргә вакыт юк, 9-нчы майга 5 миллион метр Георгий тасмасын чыгарырга кирәк. «Квинт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженер-технологы Ләйлә Гайнуллина сөйләвенчә, предприятиедә 9-нчы майга әзерлек узган ел ахырында башланган. «Георгий тасмаларына заказларны без ноябрь аеннан кабул итә башладык, шуңа күрә күп эшләргә әзер идек, хәзер финиш сызыгына чыгабыз. Без Татарстан өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә тасмалар җитештерәбез, нигездә, шәһәр администрацияләре, эре предприятиеләр, яшьләр хәрәкәтләре заказ бирә», – дип билгеләп үтте Л.Гайнуллина.
Предприятиедә тәүлегенә 60 мең метр тасма җитештерелә. Төп процесс автоматлаштырылган, әмма эшнең билгеле бер өлеше кулдан башкарыла. Быел предприятие 9-нчы майга барлыгы 20 тонна полиэфир җепләре сатып алган, аларның иң зур өстенлеге - алар ябышмый, кояшта уңмый һәм өзелми, дип аңлатты Л.Гайнуллина.
Тасмаларны ике цехта тукыйлар. Башта җепләр кулдан буй сару машинасына эленә, биредә җепләрнең төгәл санда куелуы мөһим. Әйтик, 35 мм киңлектәге тасма өчен 174, ә 25 мм киңлектәге тасмалар өчен – 128 җеп кирәк. Аннары буй саручылар машинаны кабызып җибәрә, һәм җепләр күз алдында әйләнмәгә урала.
Әзер кәтүкләр икенче цехка эләгә, анда 30 туку станогында кызгылт-сары һәм кара җепләр бергә үрелеп Георгий тасмасына әвереләләр.
Тукучылар һәм буй саручылар ялан кул эшли. Алай материал яхшырак сизелә, диләр. «Үз кулларым белән батырлык һәм кыюлык символын булдыруымны аңлагач, горурлык хисе биләп ала. Дөрес, Георгий тасмаларын тиешенчә файдаланмауларын күргәч, кәефем төшә – аларны сумкаларга, машиналарга бәйлиләр, яисә бөтенләй ташлыйлар. Бу бит гади тукыма кисәге генә түгел», - ди буй саручы Татьяна Геркина.
Әзер ленталар зәркән төгәллеге белән чуклар калдырмый торган махсус терморезак машинасында 30, 40 һәм 50 см озынлыктагы тасмаларга киселә. Станок тулысынча автоматлаштырылган һәм тасманың билгеле бер озынлыгына программалаштырылган. «Безнең предприятиедә, нигездә, алман машиналары эшли, шуңа күрә яраксызга чыгулар бик сирәк була, әмма җитешсезлекләр килеп чыкса, аларны тиз бетерәләр, җитештерү тукталып торырга тиеш түгел», – дип сөйләде Л.Гайнуллина.
Киселгән тасмалар үлчәп төрүчеләр кулына эләгә, алар 100-әр данәне полиэтиленга төрәләр, аннары бөтен ил буйлап таралачак тартмаларга тутыралар. Шулай итеп, Җиңү символы россиялеләр кулына эләгә. 9-нчы май алдыннан пиджак кайтармасына Георгий тасмасы беркетү - сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтү ысулларының берсе. Кара-кызгылт-сары тасмалар йөрәкләрдә авырту, сугыш һәм сынаулар аша үткән геройларга карата ихтирам һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт хисләре уята.