В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Квестта 2-дән алып 5 кешегә кадәрге составта булган командалар катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 5-нче майда Казанда «Җиңүгә бер сәгать кала» дигән җәяүле квест узачак. Катнашучылар Казанның Җиңүгә керткән өлеше турында белә алачак, шулай ук мавыктыргыч биремнәрне чишәчәкләр.
Квестта 2-дән алып 5 кешегә кадәрге составта булган командалар катнаша ала. Маршрут Вахитов районының 3-нче номерлы гимназиясендә (Горький ур., 16/7) 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.
Катнашу өчен сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.