Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.04.2018, 09:24

5 майда Казанда гомумшәһәр шимбә өмәсе узачак

Зур игътибар су яр буйларын, шәһәрнең урман полосаларын, паркларын җыештыруга биреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Алсу Сафина). 5-нче майда Казанда гомумшәһәр җыештыру өмәсе булачак. Алдагы елларда кебек үк, быел да зур игътибар су яр буйларын, шәһәрнең урман полосаларын, паркларын җыештыруга биреләчәк. “Шәһәрнең шимбә өмәсе – зур генераль җыештыруның кульминациясе булып тора, аннан соң шәһәр чистаракбулып күренә”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында, - Безнең өчен өмәдә бөтен халыкның да катнашуы мөһим”.

Шәһәр башлыгы районнар администрация башлыкларын, идарәче компанияләрне һәм Тышкы төзекләндерү комитетын өмәдә актив катнашырга чакырды. “Май бәйрәмнәренә шәһәребез төрле төсләр белән чәчәк атсын”, - диде Мэр.

“Шимбә өмәсен уздыру өчен барлык оештыру эшләре дә башкарылган, җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеле, кирәкле техника һәм кораллар әзер”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Аның сүзе буенча, шәһәрнең һәрбер районында предприятиеләр, администрация, төрле учреждениләр укучылары һәм шәһәр халкы катнашында җыештырылачак территорияләр билгеләнде, аерым алганда ул Парин, Дубравная, Лебяжье урамнары буенча урнашкан урман-парк зоналары, Кабан күле, Казансу елгасы һәм башкалар. Моннан кала, йортларда җыештыру эшләре оештырылачак. Казан шәһәренең Башкарма комитеты структур бүлекчәләре гадәттәгечә, Рус-алман Швейцариясе һәм “Казан Арена” стадионы янындагы территорияне җыештырачак. “Өмәдә катнашырга теләүчеләрнең барысыннан да гаризалар кабул ителә”, - диде И.Куляжев. гомумшәһәр өмәсендә 2 мең предприятие һәм учреждение катнашыр һәм 600 берәмлеккә кадәр җыештыру техникасы җәлеп ителер дип көтелә.

Искәртеп китик, 1-нче апрельдә Казанда территорияләрне чистарту ике айлыгы башланып китте.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
23.04.2018 09:57
Барлык яңалыклар