Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә бөтен республикадан тынлы оркестрлар җыелачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче май). 5-нче майда Казанда «Паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы» фестивале узачак. Бу көнне Горки-Әмәт урманында бөтен республикадан җыелган тынлы оркестрлар – Казан, Әлмәт, Менделеевск, Кукмара, Мамадыш шәһәрләреннән, Саба һәм Сарман районнарыннан 10-нан артык коллектив чыгыш ясаячак. Шәһәр халкы сугыш еллары музыкасын тере башкаруда тыңлау белән бергә бию флешмобына да кушыла алачак.
Традиция буларак май ае опен-эйрының төп темасы сугыш еллары музыкасы, барыбызга да таныш һәм яраткан фронтовик җырлары булачак, алар бүгенге көндә дә сугыш чоры буыннарының ныклыгын, көчен һәм тормыш сөючәнлеген гәүдәләндерә. Концерт программасына шулай ук эстрада һәм джаз композицияләре, оркестр классикасы да керәчәк. Фестиваль «Just Brass» тынлы ансамбле башкаруындагы заманча музыка программасы белән тәмамланачак. Музыка марафонында катнашачак Казан коллективлары арасында 6-нчы балалар сәнгать мәктәбенең эстрада оркестры, «Фантазия» шәһәр хатын-кызлар джаз-оркестры, Казан консерваториясенең тынлы ансамбле, шулай ук И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал коллективлары һәм Казан консерваториясе солистлары булачак.
Музыкаль программадан тыш, оештыручылар «Яшь гвардия» һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый оешмалары катнашында акцияләр үткәрергә планлаштыра. 1945 елның 9-нчы мае датасы куелган газетаның чыгарылышы фестиваль кунакларына таратылачак – һәркем Җиңү бәйрәменең иң мөһим вакыйгаларына керешеп, еракта калган истәлекле көндә кешеләрнең ниләр кичерүен күз алдына китерә алачак. Моннан тыш, паркка килүчеләр Рифат Әбелханов мәктәп-бию студиясе оештырган бию флешмобына да кушыла алачаклар.
Концерт программасы 11.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды. Биредә укучылар чаралар программасы белән таныша, җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасының үзгәрүе һәм эш режимы турында белә алачаклар. Бүлектә шулай ук кайбер шәһәр юллары хәрәкәтенең ябылуы турында мәгълүмат урнаштырылган.