Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2023, 11:43

5 нче февральдә «Манеж» күргәзмәләр залында музыкаль кичәләр сериясеннән концерт була

«Казан триосы» Татарстан композиторларының әсәрләрен башкарачак.

Фото: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). 5 нче февральдә Казан Кремлендә «Манежда музыкаль кичәләр» сериясеннән концерт узачак.

Концертта беренче профессиональ татар пианист-башкаручысы Рөстәм Яхин, күренекле композитор, педагог һәм татар профессиональ музыкасына нигез салучы Нәҗип Җиһановның әсәрләре яңгыраячак. Шулай ук Александр Ключарев иҗаты белән танышырга мөмкин булачак, ул үз симфонияләрен халык җырлары мотивлары буенча иҗат иткән. Килүчеләр Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетына музыканы һәм Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетына арияне тыңлаячаклар.

Кунаклар алдында «Казан триосы» камера ансамбле – Халыкара конкурслар лауреатлары, ТР дәүләт академия симфоник оркестры артистлары (скрипкачы Асия Гәрәева, виолончелист Александр Дульнев һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе педагогы, пианист Татьяна Максимова) чыгыш ясаячак.

Концерт 14:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында башланачак, керү билетлар буенча башкарыла, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон номерлары аша белешергә мөмкин: +7(843)567-80-67, +7(843)567-80-68.

Барлык яңалыклар