В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кабул итү барышында шәһәрлеләр сораулар бирә һәм медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты буенча тәкъдимнәр җиткерә алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). 5 февральдә шәһәр сырхауханәләрендә Казан шәһәр Думасы депутатларының бердәм кабул итү көне узачак. 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак кабул итү барышында шәһәрлеләр сораулар бирә һәм медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты буенча тәкъдимнәр җиткерә алачаклар.
Кабул итүгә сырхауханә регистратурасының телефон номеры буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Кабул итү графигы белән биредә танышырга мөмкин.