Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2018, 15:44

5 декабрьдә Горки-Әмәт урманында "Чаңгыда сәламәтлек көне" акциясе старт ала

Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь). 5 декабрьдә Казанда Горки-Әмәт урманында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен атна саен үткәрелә торган "Чаңгыда сәламәтлек көне" акциясе старт ала. Аның максаты - чаңгы узышларын пропагандалау һәм популярлаштыру, үсеш үзенчәлекләре булган балалар шәхесен төрле яклап һәм гармонияле үстерүдә физик культура һәм спорт ролен күтәрү.

Кыш көне әлеге акция ярдәмендә 300-дән артык катнашучы чаңгыда шуа һәм спортка җәлеп ителә ала, алар арасында Казанның 11-нче номерлы ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Е.Г.Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе укучылары, 142-нче коррекция мәктәбе һәм Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә бар.

"Чаңгыда сәламәтлек көне" кысаларында чаңгы әзерлеге буенча дәресләр, Казанның алдынгы спортчыларыннан чаңгы йөреше буенча мастер-класслар һәм кафеда чәй өстәле узачак. Шулай ук акциядә катнашучылар прокатка чаңгы инвентаре ала һәм фотозонада истәлеккә фотога төшә алачаклар.

Акцияне Совет районы администрациясе һәм Казанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе оештыра.

Барлык яңалыклар