В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
32 авыручы Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары – контактлы. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында алты балигъ булмаган бала, 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге 15 кеше бар, 8 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 14 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 3 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
23 кеше – Казанда, бишәр кеше – Яр Чаллыда һәм Баулы районында, 4 кеше – Биектау районында, 3 кеше – Яшел Үзән районында, икешәр кеше – Буа һәм Кама Тамагы районнарында, берәр кеше - Азнакай, Апас, Балтач, Алабуга һәм Лениногорск районнарында яши.
11-нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 18 мең 534 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 15 мең 171 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 53 кеше – узган тәүлектә.
Коронавирустан 97 мең 127 кеше прививка ясаткан, шулардан 41 мең 477 кеше икенче дозаны алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлеккә коронавирус белән авыруның 9270 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 360 мең 823 кеше авырып киткән, 3 млн 959 мең 533 кеше сәламәтләнгән, 90 мең 734 кеше үлгән.