В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 27-28-нче март көннәрендә Казанның «Акчарлак» йөзү бассейнында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 27-28-нче мартта Казанның «Акчарлак» йөзү бассейнында узачак «Яшь өметләр» йөзү турнирында 475 спортчы катнашачак.
Ярышларда 10 кешелек командалар составында 2008-2009 елгы спортчылар катнаша ала. Оешмадан бер эстафета командасы уза, тулы булмаган командалар кертелә. Техник гаризалар 20-нче мартка кадәр электрон рәвештә Entry Editor программасы буенча электрон почта аша кабул ителә: said-nagumanov@mail.ru.
Турнир 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышлар түбәндәге адрес буенча, 50 метрлы «Акчарлак» бассейнында узачак: Кол Гали ур., 13а, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.