В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерү 21 контроль ноктада узган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Казанның җәмәгать транспортында 467 битлек режимын бозучыны ачыкладылар. Профилактик рейдлар кичә узды, 21 контроль ноктада күчмә составның 749 берәмлеге тикшерелде.
Шәхси саклану чараларыннан башка булган барлык пассажирлар кисәтүдән соң битлекләрен киделәр. Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрде.
1-нче февральдән 11-нче февральгә кадәр җәмәгать транспортында тәртип бозучы 4002 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.