В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инфекциялеләр арасында 28 Казан кешесе бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 46 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтучыда, калганнары – контактлы. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 28 Казан кешесе, 5 кеше – Яр Чаллыдан, 3 кеше – Балтач районыннан, 2 кеше – Азнакай районыннан, берәр кеше – Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарыннан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
11-нче августка Татарстанда 24 мең 482 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 620 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 26 кеше узган тәүлектә. Барлыгы Татарстанда 891 мең 270 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – тәүлеккә 6 мең 110 кеше), шуларның 702 мең 852-се икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 21 мең 571 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 6 млн 512 мең 859 кеше авырган, 5 млн 808 мең 777 кеше сәламәтләнгән, 167 мең 241 кеше үлгән.