В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә 1,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 1,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 261 юл эшчесе һәм 451 махсус техника, шул исәптән 158 катнаш юл машинасы, 10 кар төягеч, 129 трактор щеткасы, 8 грейдер, 56 фронталь төягеч, 28 «Барсик» төягече, 55 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлек эчендә 1025 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 449 юл эшчесе һәм 303 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Аграр, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Мәҗит Гафури, Гудованцев, Девятаев, Дружба, Дубравная, Заря, Ибраһимов, Ипподром, Космонавтлар, Кремль, Сул як Болак, Лесгафт, Межлаук, Островский, Павлюхин, Петербург, Пионер, Попов, Уң як Болак, Химиклар, Чехов, шулай ук Ирек мәйданыннан.