В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
COVID-19-дан тәүлек эчендә 36 кеше савыккан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр бер кеше, 14 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 11 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 9 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 3 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, тагын өч кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
9 кеше – Казанда, 8 кеше – Нурлат районында, 5 кеше – Әлмәт районында, 4 кеше – Яр Чаллыда, өчәр кеше – Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында, ике кеше – Саба районында, берәр кеше – Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнарында яши.
3-нче ноябрьгә Татарстанда СОVID-19 йоктырган 8549 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 7606 кеше савыккан, шул исәптән 36 – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 18 мең 648 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 673 мең 686 кеше авырган, 1 млн 251 мең 364 кеше сәламәтләнгән, 28 мең 828 кеше үлгән.