Шәһәрлеләр кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар.
Фото: Денис Гордийко
Кар 1-нче Владимир, Азино, Әмирхан, Арбузов, Бауман, Бичурин, Бондаренко, Бутлеров, Ваһапов, Васильченко, Витер, Волков, Гаврилов, Гагарин, Гарифьянов, Горький, Девятаев, Декабристлар, Дубравная, Ершов, Зәкиев, Зорге, Ильич, Искра, Каспий, Кирпичников, Краснококшайск, Красная Позиция, Гадел Кутуй, Лаврентьев, Лена, Патрис Лумумба, Максимов, Маршал, Карл Маркс, Меридиан, Мәскәү, Нигъмәтуллин, Октябрь, Островский, Пушкин, Революция, Ротор, Сәетгалиев, Сәйдәшев, Тихомирнов, Университет, Фучик, Клара Цеткин урамнарыннан, шулай ук Ибраһимов проспектыннан, Мамадыш трактыннан һәм башка урам өлешләреннән чыгарылачак.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып ком-тоз кушылмасы сибеләчәк һәм кар себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Юл хезмәтләре казанлылардан машиналарын, махсус техника эшенә комачауламасын өчен, юлның машиналар йөрү өлешендә калдырмауларын сорый.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту эшләре буенча кайнар линия эшли. Район администрацияләренә дә, шул ук вакытта «Ачык Казан» сервисына да мөрәҗәгать итәргә була.