Казанда яшәүче 67 яшьлек кеше алдакчыларга ышанган һәм 400 мең сум тирәсе югалткан. «Зареченский» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча «Банк хисап язмасыннан кылынган урлау» буенча җинаять эше кузгатылган.
Зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен электр энергиясе һәм исәпләү приборлары белән тәэмин итү буенча ширкәт хезмәткәре дип таныштырган. Җинаятьче казанлыны исәпләүчеләрне тикшерүгә язылу өчен махсус кушымта урнаштырырга күндерә. Ир-ат шартларын үтәгән, шуннан соң аның хисабыннан 400 мең сум тирәсе югалган.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аферачылар кушымта аша ир-атның кәрәзле телефоны экранына керү мөмкинлеге алган һәм алынган кодлар ярдәмендә аның акчаларын урлаган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Идарә тармагында шуны искәрттеләр: җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшереп чыгарга кирәк. Таныш булмаган кешеләргә үз банк карталарыгыз һәм хисап язмаларыгыз турында мәгълүмат бирергә, билгесез хисапларга акча күчерергә ярамый.