Маршрутта ял итү өчен төрле мәйданчыклар төзекләндереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
Җәяүлеләр юлы «Казан» гаилә үзәге һәм Казан Кремле ягыннан Кремль яр буен, шулай ук Пролетар урамында урнашкан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе бинасы ягыннан яр буен тоташтырачак. Проект буенча Кремль дамбасы астында борылыш ясау каралган.
Маршрутта төрле мәйданчыклар төзекләндереләчәк, анда утлар тоташтырылачак һәм үсемлекләр утыртылачак. Тукталыш урыннарында казанлылар ял итә һәм велосипедта йөри алачак.
Эшләр ике этапта узачак: башта велосипед юлын – Касәдән Пролетар урамына кадәр, аннары Казан Кремле ягыннан һәм Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе ягыннан яр буена салыначак. Маршрутны башта – «Фестиваль» бульвары, ә киләчәктә Сибгат Хәким урамы белән тоташтыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының Telegram-каналында.