В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу – Казан Мәрьям Ана иконасы образы белән хач йөрешен үткәрүгә бәйле.
Фото: Денис Гордийко
Төп тантаналар 1579 елда Казан Богородица ирләр монастыренда, Изге Богородицаның могҗизалы образы күренеше урынында узачак. Яңадан төзелгән соборда гыйбадәтне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләячәк. Мәрьям Ана акафисты белән Төнге уяулык 3 нче ноябрьдә – 17:00 сәгатьтә, ә Илаһи литургия 4 нче ноябрьдә 9:00 сәгатьтә башлана.
4 нче ноябрь көнне 7:00 сәгатьтә Казан Кремленең Благовещение соборында тантаналы гыйбадәт узачак. Аннары дин тотучылар Благовещение соборыннан Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буенча Богородица монастырена кадәр узачак.
Шуңа бәйле рәвештә 4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр киләсе участокларда транспорт хәрәкәте һәм тукталышы чикләнәчәк:
Кремль ур., Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр;
Профсоюз ур., Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;
1 нче Май мәйданыннан төшү юлы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәр;
Бауман ур., Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына төшү юлы;
Батурин урамыннан Кремль дамбасына төшү юлы;
Батурин ур., Кремль дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;
Большая Красная ур., Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр;
К.Маркс ур., Лобачевский урамыннан Батурин урамына кадәр;
Япеев ур., Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (кирәк булса);
Миславский ур., К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр.
Шулай ук 3 нче ноябрьнең 20:00 сәгатеннән 4 нче ноябрьнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамы буенча, К.Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәр булган участокта, хәрәкәт чикләнәчәк.
Моннан тыш, 4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр хач йөреше үткәрү сәбәпле, 22 нче, 28 нче, 28а һәм 89 нчы номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитетында.
22 нче номерлы автобуслар туры юнәлештә хәрәкәт итеп, Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы буйлап, аннары маршрут буенча барачак. Автобуслар кире юнәлештә К.Маркс – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап, аннары маршрут буенча барачак.
28 нче номерлы автобуслар К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап, аннары маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы буенча, аннары маршрут буенча барачак.
89 нчы номерлы автобуслар туры юнәлештә хәрәкәт итеп, К.Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы буйлап, аннары маршрут буенча барачаклар. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Н.Ершов урамы буенча, аннары маршрут буенча узачак.