Митрополит Феофан җитәкчелегендә православие динендәге казанлылар Благовещение соборыннан Крестовоздвижение храмына кадәр узачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь, Алина Бережная). 4 ноябрьдә Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә Казанда тәре йөреше узачак. Бәйрәмнең маршруы һәм программасы турында бүгшен эшлекле дүшәмбедә Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров сөйләде.
Бәйрәм алдыннан, 3 ноябрьдә кич белән, Крестовоздвижение храмында төн дәвамында гыйбадәт кылыначак. 4 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Казан кремленең Благовещение соборында тантаналы литургия узачак. Анардан соң митрополит Феофан җиткчелегендә Изге Ана иконасы белән собордан, Кремль тирәли һәм Бауман – К.Маркс – Большая Красная – Миславский урамнарына буйлап, Крестовоздвижение храмына кадәр тәреше йөреше узачак.
“Бу уңайдан маршрут узган юллар хәрәкәт өчен һәм автомобиль транспортын калдыру өчен вакытлыча ябыла”, - диде И.Шакиров.
6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Миславский урамы, К.Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр ябыла.
10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар ябыла:
- Кремль ур., Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр;
- Профсоюз ур., Чернышевский урамыннан Ташаяк урамына кадәр;
- Беренче Май мәйданыннан төшү юлы, Кремль урамыннан Уң як Болак урамына кадәр;
- Бауман ур., Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
- Батурин урамыннан Кремль транспорт дамбасына төшү юлы;
- Батурин ур., Кремль транспорт дамбасыннан Дзержинский урамына кадәр;
- Большая Красная ур., Япеев урамыннан Батурин урамына кадәр;
- К.Маркс ур., Батурин урамыннан Япеев урамына кадәр;
- Миславский ур., К.Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр;
- Япеев ур., Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр (кирәк булган очракта).