Шәһәр гыйбадәтханәләрендә Төн буе уяу булу, тантаналы литургия һәм тәре йөреше оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Алена Мирошниченко). 4-нче ноябрьдә Казанда Казан Изге Ана иконасын данлауга багышланган бәйрәм билгеләп үтеләчәк. Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, бәйрәм чаралары 3-нче ноябрь кич башланачак. Мәрьям Ананың могҗизалы Казан иконасы саклана торган Крестовоздвижение чиркәвендә Төн буе уяу булу оештырылачак.
Бәйрәм көнендә 9.00 сәгатьтә Благовещение соборында тантаналы литургия башланачак, шуннан соң митрополит Феофан җитәкчелегендә дин тотучылар могҗизалы образ белән тәре йөрешен башкарачаклар. Собордан алар Кремль тирәсендә Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буйлап Крестовоздвижение храмына кадәр узачак.
«Шуңа бәйле рәвештә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр хәрәкәт итү маршрутының машиналар йөрү өлеше, ә 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр – Миславский урамы, Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәрге участокта автомобиль транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябык булачак», - дип билгеләп үтте И.Шакиров. Ул шулай ук шәһәр хезмәтләренең чараны оештыруда тулы ярдәм күрсәтәчәген, ә хокук саклау органнары дин тотучыларның җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрәчәген әйтте.
«Казан Мәрьям Ана иконасы Россия тарихында аерым әһәмияткә ия. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм «Яңарыш» фонды ярдәме белән алып барыла торган Казан Мәрьям Ана гыйбадәтханәсен торгызу буенча зур эш алып бару да шуңа бәйле. Инде бик зур эш башкарылды – бина үзе һәм тирә-юньдәге территория күзгә күренеп үзгәрә. Аның ахырында күп конфессияле Казан янә Россиядә иң мөһим булган дини үзәкләрнең берсенә һәм уникаль объектка ия булачак, ул шәһәр халкына гына түгел, туристларга да кызыклы булачак», - дип ассызыклады Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова.