Учреждениеләрдә күргәзмәләр буенча экскурсияләр узачак
Фото: Денис Гордийко
Әмир Мәҗитов музеенда «Тормыш агачы» күргәзмәсе буенча экскурсияләр үткәреләчәк. Аларны 18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр түләүсез карарга мөмкин. Моннан тыш, «Акрил рәсем» һәм «Эбру» мастер-класслары, шулай ук «Рифма» шигъри кичәсе узачак. Учреждение Дзержинский урамы, 27 адресы буенча урнашкан.
«Урманче тормышы һәм иҗаты» экспозициясе буенча бушлай экскурсияләрне рәссам музеенда 18:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак. Шулай ук программада – «Привал» клубы вәкилләре белән очрашу, «Шоперга рәсем төшерү», «Балавыздан шәмнәр» һәм «Макраме техникасында гном» мастер-класслары. Музей Щапов урамы, 20 адресы буенча урнашкан.
Иҗади дәресләргә билетларны «Пушкин картасы» буенча алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында яшәүчеләрне 4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә һәм «Сәнгать төне» акциясенә багышланган чаралар программасы көтә. Шәһәрлеләр концертларга һәм күргәзмәләргә йөри, квизларда һәм иммерсив экскурсияләрдә катнаша, фильмнар һәм спектакльләр карый алачак. Тулырак программа – KZN.RU материалында.