В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очышлар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). 4 ноябрьдә Казан Халыкара аэропорты җәдвәленә Тбилисига яңа авиарейс кертелә.
Очшлар атнага ике тапкыр – пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан очып китү 11.20 сәгатькә планлаштырылган, Тбилисига очкыч 15.10 төшәчәк. Грузия башкаласыннан очкыч 15.50 сәгатьтә очып китәчәк һәм Казанга 17.35 сәгатьтә килеп төшәчәк.
Билетлар алганда Тбилсида вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгать алда барганын онытырга кирәк түгел. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.