Татарстан башкаласында район концертлары, ишегалды бәйрәмнәре һәм Советлар Союзы геройлары истәлегенә куелган мемориаль такталар янында митинглар үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Бүген Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан митинглар, ишегалды бәйрәмнәре һәм концертлар үтәчәк.
10.00 сәгатьтә Советлар Союзы геройлары А.Х.Бичурин, А.И.Бондаренко, В.И.Чуйков, П.М.Гаврилов, М.В.Симонов, М.Г.Сыртлановага куелган мемориаль такталар янында, М.Җәлил бюсты янында тантаналы митинглар үтә. Шул ук вакытта Д.М.Карбышев скверында, Иске Победилово, Иске Горки, Красная Горка һәм Борисоглебское бистәләрендә сугышчыларга куелган һәйкәлләр янында тантаналы чаралар планлаштырылган.
10.00 сәгатьтә Ватанны саклаучыларга һәйкәл янындагы митинг Залесный бистәсендә “Яз! Җиңү! Май!” концерты белән дәвам итәчәк. Анда Киров һәм Мәскәү районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 10.30 сәгатьтә Урицкий паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар монументы янында митинг башлана. 11.00 сәгатьтә Салмачи, Первомайский, Кадышево, Коры елга бистәләрендә Советлар Созы Герое И.К.Кабушкинга куелган мемориаль такта янында, А.С.Үмәркин бюсты янында чәчәкләр салу тантанасы узачак. 12.00 сәгатьтә Кукушкино бистәсендә һәм Дан скверында Р.Зорге монументы янында митинглар дәвам итәчәк, 13.00 сәгатьтә – Северный бистәсендә.
11.00 сәгатьтә “Московский” мәдәният үзәгендә бәйрәм чарасы башлана. Совет районында яшәүчеләрне “Йортыбыз ветераннары” концертына чакыралар – 17.30 сәгатьтә “Вознесенское” мәдәният сараенда (Нардуган ур., 45) һәм 18.00 сәгатьтә “Нагорный” мәдәният сараенда (Локатор ур., 25б).