В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
"Яшел су" күргән очракта, 291-87-95 номеры аркылы диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Казан җылылык челтәрләре магистраль җылылык үткәргечләре челтәрендәге җылылык ташучының су агу урыннарын билгеләү өчен яшел төстәге буяу кертәчәк. 4 мартта бу процедураны "Азино" пар казаннарында, ә 11 мартта Казанның ТЭЦ-1 магистраль җылылык үткәргечләрендә уздырачаклар.
Казан җылылык челтәрләре Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрдән "яшел су" күргән очракта, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарыннан, предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон аша хәбәр итүне сорый: (843) 291-87-95.
Уранин-А җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында.