В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы көндез минус 3-5 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Иртәгә, 4 декабрьдә, Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Җил көньяктан уртача тизлектә булачак. Сишәмбе төнендә термометр баганалары минус 6-8 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура минус 3-5 градус булачак.
Татарстан буенча да шундый ук һава торышы көтелә – республикада аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Җил, Казандагы кебек үк, көньяктан талгын, дип фаразлый. Төнлә минималь һава температурасы 5-10 градус салкын булачак. Көндез температура, районына карап, минус 2градустан минус 7 градуска кадәр тәшкил итәчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.