Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 12,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 397 юл эшчесе һәм 297 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 65 трактор щеткасы, 78 үзбушаткыч, 52 фронт төягече, 26 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару түбәндәге урамнарда башкарылачак: 3 нче Дәүләки, Фатыйх Әмирхан, Батурин, Беломорск, Бирюзовая, Восстание, Габишев, Гагарин, Губкин, Завод, Ильич, Калинин, Галиәсгар Камал, Короленко, Королев, Красиков, Красная Позиция, Кремль, Гадел Кутуй, Туфан Миңнуллин, Октябрь, Павлюхин, Парк, Петербург, Сәетгалиев, Спорт, Театр, Фрунзе, Сибгат Хәким, Халев, Чуйков, Шуртыгин, шулай ук Горький Шоссесы, Киров дамбасы, Мамадыш һәм Оренбург трактлары, Оренбург Юлы, Җиңү мәйданы, Хөсәен Ямашев проспекты һәм урамнарының башка участокларыннан.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 12,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 693 махсус техника һәм 454 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 819,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 199 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, сезон башыннан – 73,7 мең тоннадан артык.