В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 13,8 мең тонна кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 386 юл эшчесе һәм 379 берәмлек махсус техника, шул исәптән 68 катнаш юл машинасы, 71 трактор щеткасы, 112 үзбушаткыч, 61 фронталь төягеч, 37 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Адоратский, Азино, Айдаров, Фатыйх Әмирхан, Батурин, Бауман, Блюхер, Бертуган Касыймовлар, Васильченко, Габишев, Гафури, Гвардия, Хәсән геройлары, Горький, Декабристлар, Дубравная, Дементьев, Ершов, Журналистлар, Зорге, Ипподром, Копылов, Кремль, Кулагин, Гадел Кутуй, Ленинград, Ломжа, Патрис Лумумба, Максимов, Мир, Мусин, Осиново, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Идел буе, Рахимов, Самара, Сахаров, Техника, Ульянов-Ленин, Бакый Урманче, Фучик, Сибгат Хәким, Химиклар, Клара Цеткин, Чехов, Чистай, Четаев, Чуйков, Якуб, Камалеев, Җиңү, Ямашев проспектларыннан, Нокса авышлыгыннан, Мамадыш, Оренбург, Себер трактларыннан, Вокзал мәйданыннан, Ирек мәйданыннан һәм башка участоклардан планнаштырыла.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 13,8 мең тонна кар чыгарылган, җыештыруда 738 махсус техника һәм 455 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 572,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 994 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 47,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.