Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 337 юл эшчесе һәм 321 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 71 катнаш юл машинасы, 82 трактор щеткасы, 62 үзбушаткыч, 52 фронталь төягеч, 34 «Барсик» минитөягече һәм башка төр техника.
Карны Аграр, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Богатырев, Восстание, Гаврилов, Гагарин, Галиев, Гашек, Голубятников, Губкин, Даурия, Декабристлар, Ершов, Рихард Зорге, Ипподром, Искра, Кареев, Копылов, Короленко, Космонавтлар, Кремль, Кол Гали, Гадел Кутуй, Ленинград, Лесгафт, Патрис Лумумба, Несмелов, Октябрь, Павлюхин, Петербург, Ремесленная, Сәетгалиев, Серов, Сеченов, Сибгат Хәким, Чехов, Чистай, Чуйков, шулай ук Ибраһимов, Камалеев проспектларыннан, Ямашев, Киров дамбасыннан, Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Себер тыкрыгы, Ирек мәйданы һәм башка урамнар участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 593 махсус техника һәм 328 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 722,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 1322 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 69,1 мең тоннадан артык.