В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ут бетү Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларга кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). 31-нче октябрьдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда электр уты булмаячак.
8.00-дән 17.00-гә кадәр Вахитов районының Ульянов-Ленин урамы буенча урнашкан 23, 48 номерлы йортларда яшәүчеләр утсыз калачак.
Идел буе районында 8.00-дән 18.00-гә кадәр Гарифҗанов урамындагы 4, 4а, 10 йортларда ут булмаячак.
Шул ук вакытта, 8.00-дән 18.00-гә кадәр, Идел буе районының Петровский бистәсендә Алмалы, Грибная, Задорная, Зифа, Күлбаш, Лесная (Петровский), Лосиная, Матюшино, Пасечная, Подорожная, Приветливая, Радиальная, Ручьевая, Сибай, Угловая, Чаткы, Чернопрудная, Шпаковская урамнары буенча урнашкан йортларда электр утын өзәчәкләр.
8.00-дән 18.00-гә кадәр электр уты Идел буе районының Иске Победилово бистәсендәге Октябрьнең 10 еллыгы, Береговая, Молодежная, Садовая урамнары буенча сүндереләчәк.
Шулай ук 8.00-дән 18.00-гә кадәр ут Отар бистәсенең 1-нче Отар, Даутова, Калинин, Лесная, Матюшино, Озерная, Правда, Центральная урамнарындагы йортларда булмаячак.
9.00-дан алып 18.00-гә кадәр Совет районының Николай Рахлин ур., 13, 13к1 адресы буенча, шулай ук Константиновка бистәсенең Школьная тыкрыгы, Школьная һәм Юность урамнары буенча урнашкан йортларда электр утын өзәчәкләр.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.