В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Лаврентьев урамының, Әмирхан һәм Ямашев проспектларының кайбер йортларында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). Иртәгә, 31 май көнне, Яңа Савин районының кайбер йортларында су булмаячак. Су бетеп тору Ф.Әмирхан проспектының 6 номерлы йортын башка суүткәргечкә тоташтыру белән бәйле.
31 май 9.00 сәгатьтән 1 июнь 6.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Академик Лаврентьев ур., 2, 2а, 4, 6а; Ф.Әмирхан пр., 2, 2а, 4а, 6, 6а, 6б, 8а, 8б, 10, 10а, 10а к.1-3, 10б, 10в; Х.Ямашев пр., 74, 76, 76а.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП.