В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда 3-18 яшьлек яшь велосипедчылар катнаша ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 31-нче майда Казанның Горки-Әмәт урманында үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар өчен «Бәхет белән куышу» велосипед ярышлары узачак. Анда 3-18 яшьлек яшь велосипедчылар катнаша ала.
Үзенчәлекле балалар өчен велосипедларда узышу Казанда инде дүртенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар өчен ул чын бәйрәм булачак – кунаклар өчен концерт, кыр кухнясы оештыралар, ә барлык җиңүчеләр диплом белән бүләкләнәчәк.
Балалар махсус көчәйтелгән металл конструкциягә ия булган велосипедларда йөриячәк, алар кулларны, аякларны һәм арканы ышанычлы беркетергә һәм егылулардан саклап калырга мөмкинлек бирә. Ярышлар паркта асфальт юлда, 200 метр аралыкта үтәчәк.
Велоузышка кушылырга теләгән һәркемнең саклагыч шлемнары булырга тиеш. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чара 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.