Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2019, 14:34

31 майда Казанда үзенчәлекле балалар өчен «Бәхет белән куышу» дигән велоузыш узачак

Анда 3-18 яшьлек яшь велосипедчылар катнаша ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 31-нче майда Казанның Горки-Әмәт урманында  үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар өчен «Бәхет белән куышу» велосипед ярышлары узачак. Анда 3-18 яшьлек яшь велосипедчылар катнаша ала.

Үзенчәлекле балалар өчен велосипедларда узышу  Казанда инде дүртенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар өчен ул чын бәйрәм булачак – кунаклар өчен концерт, кыр кухнясы оештыралар, ә барлык җиңүчеләр диплом белән бүләкләнәчәк.

Балалар махсус көчәйтелгән металл конструкциягә ия булган велосипедларда йөриячәк, алар  кулларны, аякларны һәм арканы ышанычлы беркетергә һәм егылулардан саклап калырга мөмкинлек бирә. Ярышлар паркта асфальт юлда, 200 метр аралыкта үтәчәк.

Велоузышка кушылырга теләгән һәркемнең саклагыч шлемнары булырга тиеш. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чара 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.
Барлык яңалыклар

31 майда Казанда үзенчәлекле балалар өчен «Бәхет белән куышу» дигән велоузыш узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). 31-нче майда Казанның Горки-Әмәт урманында  үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар өчен «Бәхет белән куышу» велосипед ярышлары узачак. Анда 3-18 яшьлек яшь велосипедчылар катнаша ала. </p> <p> Үзенчәлекле балалар өчен велосипедларда узышу  Казанда инде дүртенче тапкыр уздырыла. Катнашучылар өчен ул чын бәйрәм булачак – кунаклар өчен концерт, кыр кухнясы оештыралар, ә барлык җиңүчеләр диплом белән бүләкләнәчәк. </p> <p> Балалар махсус көчәйтелгән металл конструкциягә ия булган велосипедларда йөриячәк, алар  кулларны, аякларны һәм арканы ышанычлы беркетергә һәм егылулардан саклап калырга мөмкинлек бирә. Ярышлар паркта асфальт юлда, 200 метр аралыкта үтәчәк. </p> Велоузышка кушылырга теләгән һәркемнең саклагыч шлемнары булырга тиеш. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Чара 9.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.