Казан халкы һәм кунаклары экспозицияне 24 нче апрельгә кадәр карый ала.
Фото: Денис Гордийко
Чара 12:00 сәгатьтә ачылачак. ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар музей фондларыннан экспонатлар күрә алачак, шулай ук композиторның Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары башкаруындагы әсәрләрен һәм Рахманинов үзе Людвиг Ван Бетховенның «Төркия маршы» әсәрен башкара торган грампластинканы тыңлый алачак.
Күргәзмәне 24 нче апрельгә кадәр сишәмбедән шимбәгә кадәр 10:00 дән 20:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 10:00 дән 18:00 гә кадәр карарга мөмкин. Касса бер сәгатькә иртәрәк ябыла, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.